news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Имтихан нәтиҗәләрен арттырып күрсәтүче мәктәпләрнең исемлеген бастырып чыгарачаклар

"2018 елда объективлыкка бәйле вәзгыять яхшырмаган мәктәпләрне атаячакбыз», - ди Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле.

Имтихан нәтиҗәләрен арттырып күрсәтүче мәктәпләрнең исемлеген бастырып чыгарачаклар
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Бөтенроссия тикшерү эшләренең күрсәткечләрен арттырып күрсәтүче мәктәпләрнең исемлеген бастырып чыгарырга ниятли, дип белдерде ведомство башлыгы Сергей Кравцов «Российская газета»да басылган әңгәмәсендә.

«2017 елда без төбәкләргә мәктәпләр тарафыннан Бөтенроссия тикшерү эшләрен үткәрүнең объективлыгына ясалган анализ нәтиҗәләрен җибәрдек. Безнең мәгълүматларда кимчелекле урыннар һәм кайсы юнәлештә эшләргә кирәклеге ачык күренә. 2018 елда объективлыкка бәйле вәзгыять яхшырмаган мәктәпләрне атаячакбыз», - диде С.Кравцов.

Ул шулай ук «югары мәктәптә белем бирүнең сыйфатын тикшерү дәвам итүе» хакында әйтте.

«Рейтинглар вузлардагы хәлләрне күзалларга ярдәм итсә дә, алар формаль, тышкы күрсәткечләргә генә таяна. Минемчә, студентларны әзерләүнең сыйфатына игътибар итәргә кирәк», - дип искәртте С.Кравцов. 

news_right_1
news_right_2
news_bot