news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Импульс” студентлар отряды мөмкинлекләре чикле балаларны шашка һәм шахмат уйнарга өйрәтте

Инвалидлар декадасы кысаларында, Татарстанның студентлар отряды Вахитов районының Балалар иҗат үзәгендә булды.

(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанның “Импульс” педагогия отряды Казанның Вахитов районында урнашкан Балалар иҗат үзәгендә үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештырган. Бу хакта “Татар-информ”га “Импульс-рассвет” отряды командиры Алинә Ухаткина сөйләде. Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында әлеге Үзәктә мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәйрәм уза. “Импульс” студентлар педагогия отряды да – Балалар иҗат үзәгенең якын дусты.

“Быел да халыкара инвалидлар көнендә үзенчәлекле балаларга бай эчтәлекле программа, махсус уеннар, биремнәр әзерләп килдек. Шул рәвешле без алар белән аралашып, яңа күнекмәләр бирәбез. Иң мөһиме – мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның әти-әниләрен елмайтуга ирешәбез”, – диде Алинә.
Быел әлеге очрашуның концепциясе “Уңыш стратегиясе”нә корыла. Аның кысаларында, “Импульс” белән бергә КГЭУның “Дельта” отряды мөмкинлекләре чикле балаларга шашка һәм шахмат уеннарына төшендергән.

“Моның белән без аларның мөмкинлекләре чикләнмәгән булуларын исбатларга тырыштык. Балалар арасында шахмат уйнарга кызыгып та, шахмат тактасын телевизордан гына күргәннәр дә бар иде. Бу аларга аеруча да шатлык булды, – ди студентлар отряды командиры.

“Импульс” студентлар отряды хәйрия эшләре белән даими шөгыльләнеп тора. Алар Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлы дәвалауда булган Роналд Макдоналд йортында еш була. Отряд бирегә ай саен килеп, төрле вакыйгаларга багышланган өр-яңа программа күрсәтә. Болар: интерактив тамашалар, мастер-класслар, тренинг, уен формасындагы флешмоблар.

“Импульс-Рассвет” студентлар отряды командиры Алинә Ухаткина сүзләренчә, коллектив үз алдына Цицеронның мәгълүм гыйбарәсен девиз итеп куйган. “Безнең бурычыбыз шунда – әгәр кем дә булса безнең ярдәмгә мохтаҗ икән, без ул кешегә ярдәм итү өчен, барлык көчебезне куярга тиешбез”.

Мәгълүмат өчен: “Импульс” студентлар отряды 2005 елда оеша. Һәр җәй саен анда 200 студент хезмәт куя. Әйтергә кирәк, 13 ел эчендә отрядка керүчеләр саны арта бара.


2016 ел нәтиҗәләре буенча, “Импульс” студентлар отряды ТР студентлар отрядының иң яхшысы дип табылды һәм Гран-прига ия булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100