news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Импортны алыштыра алырлык товар җитештерү мөмкинекләре

Россия Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы совет утырышында Фәрит Мөхәммәтшин һәм Илдар Халиков катнаша.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Сарытау шәһәрендә Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле карамагындагы совет икътисадның реаль секторын үстерү, Идел буе федераль округы төбәкләрендә чит илләрдән кертелә торган товарлар урынына үзебездә товар җитештерү мәйданнарын арттыру мәсьәләләре буенча утырыш үткәрә. Округ күләмендәге утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-миниистры Илдар Халиков катнаша.

Сарытау өлкәсе губернаторы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, утырыш башланганчы, анда катнашучылар импортны алыштыра алырлык продукция күргәзмәсе белән танышты. Биредә Идел буе федераль округы предприятиеләре, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә, үз экспозицияләрен җәелдергән иде.

Утырышта Россия Президентының әлеге округтагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич: “Төбәкләрдә шактый зур эш башкарылды, Идел буе федераль округының импортны алыштырырлык продукция җитештерү күзлегеннән көндәшлеккә сәләтле мөмкинлекләре, эчке һәм тышкы базарлар сыйдырышлылыгы анализланды, - диде. - Гомумроссия тулаем эчке продуктында округ өлеше 15 проценттан артык. Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының импорт урынына үз товарларыбызны җитештерү планнары буенча, округ төбәкләре сәнәгатьнең төрле тармакларын колачлаган 155 проектны тормышка ашыра. 102 предприятиегә 8 млрд сумнан артык гомуми суммада төрле ярдәм күрсәтелгән”.

Сарытау өлкәсе губернаторы Валерий Радаев импорт товарларны кысрыклап чыгару юнәлешләрен үстерү юлында төп проблемаларның берсе сыйфатында заказчылар турында мәгълүмат булмау мәсьәләсен кузгатты. Мондый мәгълүматсыз товар җитештерүчеләргә таләп ителгән характеристикаларны һәм продукция күләмен билгеләве катлаулы булачак. Инвестицион проектларны планлаштырганда кирәк булачак белешмәләрне ”Промышленность” дәүләт мәгълүмат системасына урнаштырып мәсьәләне хәл итү отышлы булыр иде, диде ул. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына ул селекция-орлыкчылык һәм селекция-генетика юнәлешен стимуллаштыруга күбрәк игътибар бирергә тәкъдим итте. Шул юл белән аграрийларның чит илләрдән орлык һәм нәсел материалы кертүдәге бәйлелеген киметеп булачак.

Утырышта катнашучылар бик мөһим бурыч дип эчке базардан чит ил товарларын кысрыклап чыгару гына түгел, импорт товарлар урынына үзебездә көндәшлеккә сәләтле товар җитештерү мәйданнары барлыкка килүне атады. Шул рәвешле икътисадның реаль секторын тизрәк үстереп булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100