Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Импортны алмаштырган «Ансат» вертолеты Dubai Airshow күргәзмәсендә тәкъдим ителде
Импортны алмаштырган «Ансат» вертолетын беренче тапкыр чит илдә тәкъдим иттеләр. Казан вертолет заводы җитештергән һәм үзебезнең илнең ВК-650В двигательләре белән җиһазландырылган вертолет Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Dubai Airshow халыкара авиакүргәзмәсендә күрсәтелде. Бу хакта «Ростех» дәүләт корпорациясенә керүче «Россия вертолетлары» холдингы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Машина санитария версиясендә тәкъдим ителгән. Вертолет бортында махсус медицина модуле, очыш вакытында реанимация үткәрү өчен җиһазлар һәм аеруча куркыныч авырулы пациентларны йөртү өчен инфекцион бокс урнаштырылган.
Модернизацияләнгән «Ансат» ераграк арага (өстәмә ягулык багы белән 800 километрга кадәр) оча һәм приборлар буенча хәрәкәт итә ала. Шулай ук анда заманча автопилот функциясе эшли, фюзелляж конструкциясе композит материаллар ярдәмендә яхшыртылган. Вертолет югары маневрлылыкка ия. Моннан тыш, аппарат +50 градуска кадәр температурада оча ала, дип сөйләделәр холдингның матбугат хезмәтендә.
«Россия вертолетлары» генераль директоры Николай Колесов аңлатканча, «Ансат»ның импортны алмаштырган версиясе әлегә сынала, аның системалары көйләнә һәм сертификацион сынауларга әзерләнә. Вертолет хәтта өстәмә бактан башка да 660 километр ераклыкка кадәр оча ала. Холдинг җитәкчесе фикеренчә, бу «илебезнең төрле төбәкләрендәге эксплуатантлар өчен актуаль».
Хәзерге вакытта авиакомпанияләр 140тан артык «Ансат» вертолетын эксплуатацияли. Әлеге машиналар паркының гомуми очу вакыты 150 мең сәгатьтән артык.
Россиянең ВК-650В двигательләре белән җиһазландырылган һәм импортны алмаштырган «Ансат» күп максатлы җиңел вертолеты быел 2 сентябрьдә беренче тапкыр очыш башкарды. РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановның мәгълүматларына караганда, импортны алмаштырган вертолетлар 2027 елда серияле рәвештә китерелә башлаячак.
Dubai Airshow 2025 17-21 ноябрьдә уза. Күргәзмәдә 47 илдән 1500 экспонент тәкъдим ителәчәк, дип көтелә. Чара Дубай әмире һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре премьер-министры шәех Мөхәммәд бин Рәшид әл-Мәктүм патронатында ике елга бер тапкыр уздырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз