news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Импортны алмаштыру һәм техник модернизация» темасына түгәрәк өстәл утырышы булды

Анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре фикер алышты

 (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген Казандагы Икътисад, идарә һәм хокук институтында иҗтимагый халык фронтының «Импортны алмаштыру һәм техник модернизация» темасына түгәрәк өстәл утырышы булды. Чарада министрлыклар, сәнәгать, югары технологияләр җитештерү оешмалары вәкилләре, тармак һәм фәнни, фәнни-техник юнәлешендә эш алып баручы оешмалардан катнашучылар бар иде. Утырышны институтның проректоры, ТРның “Гражданнар җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Игорь Бикеев алып барды.

Ул әйтеп узганча, Татарстан бик күп өлкәләр буенча алгы урыннарда бара. Шушы көннәрдә генә республика инновацион төбәкләр арасында икенче урынга чыкты.

“СССР таркалгач, Россия ике функцияне генә үтәде: бу — чимал чыганагы һәм сатып алучылар рәтендә булу. Ачыктан-ачык диярлек, сезгә бер нәрсә дә җитештерергә кирәкми, без сезгә барысын да сатабыз, диючеләр дә бар иде. Күпмедер вакыт без бу халәт белән килештек. Әмма соңгы елларда Россия икътисадын үстерүдә зур сикереш ясады”, - диде Игорь Бикеев утырышны башлап.

Ул шулай ук Украинада булган бәрелешләр аркасында кабул ителгән санкцияләрнең Россия һәм Татарстан икътисады өчен зыян китерүен дә ассызыклап узды. Чит илләрдән кертелгән товарларны үзебездә җитештерү өчен шартлар тудыру, бу юнәлештә эшләргә кирәклеген әйтте.

Утырышта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева да катнашты. Үз чыгышында ул Татарстанда җитештерүнең үсеш темплары кимүен ассызыклады. “Бу безнең сәнәгать оешмалары җитештергән продукциягә ихтыяҗ аз булу белән бәйле”, - диде ул.

Министрның беренче урынбасары чит илдән кертелә торган продукцияне алмаштыру өстендә эш алып бару һәм бу юнәлештә ТР төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгының бу өлкәдә эшли башлавын әйтеп узды. Әлеге министрлык вәкиле, министр урынбасары Алмаз Әхмәтшин дә аның сүзләрен дәлилләде. Докладында ул Татарстанда алдагы берничә елда ачылачак сәнәгать оешмалары хакында әйтеп узды. “Безнең республикага кертелгән төзелеш материаллары дигәндә, чит илдән кайтартылган материалларны гына күздә тотарга кирәкми. Чит төбәкләрдән, башка республикалардан ккайтартылган төзелеш материаллары да шул исәпкә керә”, - диде ул.

Алмаз Әхмәтшин 2014-2015 нче елларда 250 мең тонна күләмендә төзелеш пыяласы, 22 миллион квадрат метр гомуми мәйданда тарттырылган түшәм системалары, 560 чакрым озынлыгында пыялалы пластик торбалар һәм төзелеш өчен фасон эшләнмәләр җитештерүче һ.б. юнәлештә эшләүче заводлар ачылачагы хакында да хәбәр итте.

ТР сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Алмаз Хөсәенов белдергәнчә, барлык продукцияне дә Татарстанда җитештерү мөмкин түгел, чөнки моның өчен чимал кирәк. Әмма импорт товарларны алмаштыру өчен үзебездә продукция җитештерүнең технологияләрен өйрәнергә, кулланырга була.

“РФ Президенты 2-3 ел эчендә Россиядә импорт товарларны үзебезнекенә алмаштыру өчен материаллар җитештерергә йөкләмә бирде. Бу исемлеккә 3 мең тирәсе товар комплекты бар. Моңа бюджеттан 500 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелә”, - диде Алмаз Хөсәенов үзенең чыгышында.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100