Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Белоруссиядән Россиягә бензин импорты июньдә рекордлы күрсәткечкә җиткән
Белоруссиядән Россиягә бензин импорты июньдә рекордлы күрсәткечкә җитте, дип яза «Ведомости» Бәя индекслары үзәге мәгълүматларына сылтама белән.
1 июньнән 25 июньгә кадәрге мәгълүматларга караганда, Россия Федерациясенә белорус бензины импорты күләме 141 мең тонна тәшкил иткән. Узган елның июнендә бу күрсәткеч 1 мең тонна дәрәҗәсендә булган. Шул ук вакытта, Белоруссиядән башка илләргә бензин экспорты кимегән.
Кичә РФ Президенты Владимир Путин Россия базарында ягулыкка вазгыятьне җайга салырга тиешле законны имзалады. Документ ягулык әйләнешен җайга салу буенча Хөкүмәтнең вәкаләтләрен киңәйтә һәм нефть эшкәртү предприятиеләре өчен модернизацион килешүләрне 2026 ел ахырына кадәр озайта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз