news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавирус авыруының бу ел ахырына кадәр югалырга мөмкин булуын фаразлады

SARS-CoV-2 вирусы 2022 ел ахырына кадәр табигатьтә хайваннарга күчү юлы белән үзенә яңа «хуҗа» табарга мөмкин. Мондый фикерне аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов әйтте. «Российская газета» шул турыда яза.

Белгеч фаразынча, бу ел ахырына кадәр без «бу вирусның кемнәргә күчәчәген һәм яңа табигый-чыганак инфекциясе сыйфатында яшәячәген» күрәчәкбез, – дип яза ТАСС.

Жемчугов шулай ук билгеләп үткәнчә, «омикрон» үз модификацияләре белән бу пандемиянең соңгы штаммы булачак. Ул кешеләр арасында әйләнештә булып, аннары хайваннарга күчәчәк. Ләкин, планетада күмәк иммунитет кимегән очракта, вирус кешеләр арасында кабат таралырга мөмкин. Эксперт шулай ук күмәк иммунитетны узып китәчәк SARS-CoV-2 мутациясенең барлыкка килүен дә кире какмый.

Потенциаль куркыныч дип аталырга мөмкин булган SARS-CoV-2 коронавирусының яңа вариантлары юк, ләкин алар барлыкка килү мөмкинлеген кире кагарга ярамый. Бу турыда Гамалея исемендәге үзәкнең баш фәнни хезмәткәре Анатолий Альтштейн әйтте. Аның сүзләре буенча, «менә, барысы да бетеп бара» дип әйтер өчен теория юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100