news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог: Коронавирус сезонлы авыруга әвереләчәк яки хайваннарга күчәчәк

Коронавирус сезонлы инфекциягә әверелергә яки хайваннарга күчәргә мөмкин. Аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов пандемия тәмамланганнан соң коронавирус кая китәчәк дигән сорауга җавап биреп шулай дип белдерде. Бу хакта «Российская газета» яза.

Аның сүзләренчә, вирусның ел фасыллары алышынганда бер ярымшардан икенчесенә күчеп, грипп кебек сезонлы инфекциягә әверелүенә бәйле вариант бар. Икенче вариант – ул табигатьтә яңа хуҗа «табачак» һәм тагын бер яңа табигый инфекциягә әвереләчәк.

Эксперт ачыклык керткәнчә, вирусның максаты – төр буларак сакланып һәм яшәп калу. Ул безнең арада калачак һәм аның башка резервуарга күчүенә ярдәм итүче мутацияләр сайлап алыначак. Шул ук вакытта, әгәр кешеләрнең популяцион иммунитеты кимесә, вирус хайваннардан кешегә әйләнеп кайтырга мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100