news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог вакцинаны хроник авырулары булган балаларга беренче чиратта салырга өндәде

Табиб сүзләренчә, башка авыруларга бирешмәгән, иммунитеты яхшы булган балалар коронавирус белән авырмый яки җиңел формада кичерә.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог Владислав Жемчугов коронавирустан прививканы беренче чиратта хроник авырулары булган һәм җитди авырый торган балигъ булмаган балаларга ясарга кирәк дигән фикер әйтте. Аның сүзләренчә, башка авыруларга бирешмәгән, иммунитеты яхшы булган балалар коронавирус белән авырмый яки җиңел формада кичерә.

«Шуңа күрә, беренче чиратта, ниндидер чир белән җитди авырган һәм иммунитеты түбән булган балаларны вакцинацияләргә кирәк. Бу иң мөһиме. Калган балаларга да прививка ясарга кирәк, әмма икенче чиратта», — дигән ул «Спутник» радиосына биргән интервьюсында.

Белгеч сүзләренчә, коронавирусның яңа штаммы балаларга «һөҗүмгә күчкән», чөнки аларга үз вакытында вакцина ясарга мөмкинлек булмады. «Балалар — Җирдә вакцинацияләнмәгән контингент, шуңа күрә коронавирус шунда килә. Аның шулай буласы билгеле иде», — дигән иммунолог.

Аның сүзләренчә, планетадагы халыкның олылар катламы коронавирустан прививка ясатты һәм алар арасында акрынлап коллектив иммунитет барлыкка килде, ә балигъ булмаган һәм балалар арасында ул юк, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100