news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иммунолог симптомсыз коронавирус очракларының куркынычын бәяләде

Белгеч сүзләренчә, авыруны симптомсыз йоктыру очракларын чын авыру дип атап булмый.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус авыруының симптомсыз очраклары — иң яхшы вариант, дип белдерде иммунолог-аллерголог Владимир Болибок НСН эфирында. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Инфекциянең симптомсыз очраклары кеше өчен бернәрсә белән дә куркыныч түгел, <…> кеше бернинди авырлыклар дә кичерми, ялкынсынулар һәм тайпылышлар юк», — дип сөйләде табиб.

Болибок сүзләренчә, авыруны симптомсыз йоктыру очракларын авыру дип атап булмый, чөнки организм вирусны йоктыру белән генә чикләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot