news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иммунолог җәй көне мамыкка аллергия барлыкка килү сәбәпләрен аңлатты

Аллергияне мамык үзе түгел, ә серкә китереп чыгара. Ә мамык бик нык очса, сулыш юлларына зыян китерә.

Аллерголог-иммунолог Диниил Щепеляев сүзләренчә, мондый аллергияне дәвалау өчен стандарт ысуллар кулланырга - антигистамин препаратлар кэчәргә кирәк. Бу хакта RT хәбәр итә.

Моннан тыш, сулыш юлларын саклау өчен битлек киеп йөрергә була, мамык актив очкан чорда урамга азрак чыгарга, ә аллергия сезоны беткәч, аллерген-специфик иммунотерапиягә күчәргә мөмкин.

Серкәләнү чоры тәмамлануга килгәндә, монда күп нәрсә әйләнә-тирә мохиткә бәйле, дип билгеләп үтте иммунолог. «Әгәр җылы һәм коры һава торышы булса, мамык озак очачак, яңгырлар явып торса, җиңелрәк булачак», - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot