news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иммунолог салкынга ияләшүнең нәтиҗәле ысулларын әйтте

Иммунолог Ольга Шулпо салкын һава торышына ияләшүнең нәтиҗәле ысуллары турында сөйләгән. Ул организмны ияләштерү өчен криотерапия файдалы булуын аңлата. Бу турыда РИА Новости яза.

Организмны салкын һава торышына өйрәтүнең берничә ысулы бар, ди Иммунитетны реабилитацияләү һәм превентив медицина клиникалары челтәренең фәнни җитәкчесе Ольга Лулпо «Прайм» агентлыгына.

Эксперт сүзләренчә, иң нәтиҗәле ысулларның берсе - криотерапия. Ул медицина шартларында организмны чыныктырудан гыйбарәт. Бу очракта иммунитет ныгый, саклану көче арта. 

  • Криотерапия - салкын белән дәвалау, физиотерапевтик процедура, ул организмның тән тиресенең тышкы (рецептор) катламының салкынга җавап реакцияләренә нигезләнгән (ачык мәгълүмат чыганаклары).

Тукланганда майлар куллану да салкынга чыдамлылыкны арттыра, ди табиб.

Табиб аңлатканча, «туңучанлык» калкансыман биздә проблемалар турында да аңлатырга мөмкин. Бу органдагы патология йокы туймау һәм стресс фонында бөер өсте бизләренә йогынты ясый. Нәкъ менә шушы органда салкынга адаптация өчен кирәк булган адреналин, кортизол һәм кортикостерон гормоннары ясала.

news_right_1
news_right_2
news_bot