news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог Россиядә Covid-19 авыруының яңа дулкыны турында кисәтте

Россиядә Covid-19 авыруы янә кинәт тарала башлаган. Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында шул турыда кисәтте. Ул әлеге күренешнең билгеләрен атап үтте. РИА Новости шул турыда яза.

Крючков сүзләренчә, коронавирус инфекциясе Россия территориясендә май һәм июнь айларында таралырга мөмкин. Мөгаен, чир таралуның беренче очраклары инде зур шәһәрләрдә күзәтеләдер, дип саный галим.

«Якындагы ике айда, май һәм июнь айларында, Covid-19 белән авыручыларның кинәт артуы күзәтелергә мөмкин. Мөгаен, чир кабынып китүнең беренче очраклары инде Россиянең зур шәһәрләрендә бардыр. Әлбәттә, яңа дулкын «дельта» һәм «омикрон» белән дә берничек тә чагыштырырлык түгел», – дип билгеләп үтте иммунолог.

Аның сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы турында билгеле статистик мәгълүматлар сөйли.

«Яңа дулкынның төп билгеләрен без үлем динамикасы һәм госпитализацияләр саны планында алга китеш буенча күрәбез», –  дип ачыклык кертте Крючков.

Россиялеләрнең күпчелеге Covid-19 чиренең таралып китүен май һәм июнь айларында сизмәскә мөмкин, чөнки табиблар коронавирус йоктыруның барлык яңа очракларын да ачыклый алмый, дип саный белгеч.

«Бу дулкын ПЦР-тестларны Россия халкының аз өлешенә генә ясау аркасында сизелмичә узачак», –  диде иммунолог.

Аның фикеренчә, Covid-19 авыруларының күпчелеге көз айларында булачак, шуннан куркырга кирәк.

«Көзгә тагын да зуррак дулкын туры килергә мөмкин. Менә аны без төгәл күрәчәкбез, чөнки анда коронавирус инфекциясенең яңа линияләре пәйда булырга мөмкин», – дип фаразлады Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100