news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иммунолог нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте

Врач-иммунолог Андрей Продеус «Беренче канал» эфирында нинди продуктлардан баш тарту гомерне озайтырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, эшкәртелгән иттән баш тарту гомерны озайтырга мөмкин.

«Колбаса, сосиска, сарделька, сервелат, салями, карбонад кебек пешерелгән әйбер эшкәртелгән ит дип атала. Шулай ук бу исемлеккә консервланган ит тә керә», - диде белгеч.

Андрей Продеус аңлатуынча, эшкәртелгән иткә тоз күп салына, ә ул кан басымын күтәрә. Колбаса һәм сосисканы күп ашау артериаль гипертензиягә яки гипертониягә китерергә мөмкин, диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot