news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог коронавируска каршы прививканы хәзер ясатуның мөһимлеген әйтте

Күп кеше бүген коронавирус эпидемиясе дулкыны кимүгә таба киткән вакытта прививка ясатыргамы-юкмы, дип уйлый. Өстәвенә, «омикрон» штаммы да коронавирусның алдагы вариацияләре кебек үк куркыныч түгел. Мондый кешеләр хәлне күзәтә һәм авырулар саны арту белән вакцина ясатырга әзер. Бу хакта «Российская газета» яза.

Табиб-иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков фикеренчә, прививканы гомуми эпидемиологик вазгыятькә карап түгел, ә үз графигың буенча ясатырга кирәк.

«Авырудан яки вакцинациядән соң биш-алты ай узгач иммунизация булырга тиеш. Авыручылар саны артуга карап түгел, ә үз графигыңа таянып эш итәргә кирәк», – диде эксперт.

Хәтта ревакцинация вакыты узган булса да, прививканы мөмкин кадәр иртәрәк ясатырга кирәк. Шул вакытта иммунитет коронавирус инфекциясе таралу вакытына әзер булачак. Вакцина ясатканнан соң, тотрыклы иммунитет өч атнадан соң барлыкка килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100