news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иммунолог: Ковидны икенче тапкыр йоктыручыларның чирне ничек уздыруы иммунитетка бәйле

Коронавирус инфекциясен икенче тапкыр йоктыручыларның чирне ничек уздыруы иммунитетка бәйле булачак. Бу хакта ТАСС агенлыгына табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчугов сөйләгән. «Российская газета» шул турыда яза.

Аның сүзләренчә, әгәр кеше коронавирус белән беренче тапкыр чирләгәннән соң иммунитеты көчле калса, кабат әлеге вирусны йоктырса, чир җиңелрәк узачак.

COVID-19ка иммунитетның булу-булмавы әлеге авырудан соң күпме вакыт узуына бәйле. Шулай ук коронавирусның кайсы штаммы белән авырган булуга да бәйле. Кешенең хроник авырулары, аның яше дә тәэсир итә. «Әлеге авыру аркасында үпкәләргә яки баш миенә зыян килгән очракта, әлбәттә, башка органнар да интегәчәк», – дип аңлатты Жемчугов.

Табиблар коронавирус белән җиңел формада авыручыларның гадәти булмаган симптомнарын билгеләп үткән. Мәсәлән, авыручыларның 30 проценты йокылары үзгәрүе турында белдергән. Медиклар фикеренчә, бу нервлар буенча импульслар үтүнең бозылуы белән бәйле. Нерв системасы зарарланган пациентларга сәламәтлеген ныгытырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100