news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иминлек, криошоу һәм концерт: Казанда Корбан гаете һәм Балаларны яклау көне ничек узачак?

Казанда Корбан бәйрәме көнне автобуслар йөрү графигы үзгәрәчәк.

Иминлек, криошоу һәм концерт: Казанда Корбан гаете һәм Балаларны яклау көне ничек узачак?
Шәһәр халкы мәчеткә бара алсын өчен иртәнге 2:15 сәгатьтә 6, 10, 15 һәм 30нчы автобус маршрутлары, шулай ук 2нче номерлы троллейбус йөри башлаячак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казан берьюлы ике зур бәйрәмгә – Корбан гаетенә һәм Балаларны яклау көненә актив әзерләнә. Шәһәр хакимияте ике чарада да халыкның иминлеген тәэмин итүне төп бурыч итеп куя. Татарстан башкаласында әлеге бәйрәмнәрне кайда һәм ничек билгеләп үтәчәкләр – «Татар-информ» материалында.

«Транспорт хезмәте югары дәрәҗәдә оештырылган булырга тиеш»

Мөселманнарның иң зур бәйрәме – Корбан гаете 27 майда иртәнге 3:15 сәгатьтә бәйрәм вәгазе белән башланып китәчәк. Бу хакта Шәһәрнең иҗтимагый оешмалары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илгиз Сарманов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Шәһәр халкы мәчеткә бара алсын өчен иртәнге 2:15 сәгатьтә 6, 10, 15 һәм 30нчы автобус маршрутлары, шулай ук 2нче номерлы троллейбус йөри башлаячак», – диде Сарманов.

Бәйрәм намазыннан соң корбан чалу йоласы үтәләчәк дип билгеләп үтте ул. Корбан чалу чаралары ветеринария хезмәтләре раслаган 17 махсус мәйданчыкта оештырылачак.

«Шәһәр хезмәтләре ярамаган урыннарда корбан ите сатуга юл куймау өчен чаралар күрәчәк. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм мөселманнарның иминлеген тәэмин итәчәк», – диде ул.

«Әйткәнебезчә, иң мөһиме – иминлек һәм чисталык. Район администрацияләрен дә мәчет яннарын кабат тикшереп чыгарга чакырам. Шулай ук транспорт белән тәэмин итү дә һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш, бернинди тоткарлыклар да булмасын», – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров.

Рөстәм Гафаров: «Иң мөһиме – иминлек һәм чисталык. Район администрацияләрен дә мәчет яннарын кабат тикшереп чыгарга чакырам»

Фото: kzn.ru

28 майдан Казанда мәктәп яны лагерьлары эшли башлый

Балаларны яклау көне киләсе дүшәмбедә билгеләп үтеләчәк. Казанда бәйрәм чаралары бу атна азагында ук үткәрелә башлаячак, дип белдерде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков.

28 майдан шәһәрнең 162 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. «Батырлык дәвамчылары. Казан – батырлар шәһәре» программасы кысаларында мәктәп яны лагерьларында Россия халыклары бердәмлеге, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган тематик чаралар оештырылачак. Балалар иҗат, аралашу һәм уеннар аша үз иленең каһарманнары, төрле халыкларның мәдәнияте белән таныша алачак.

30 майда Горки-Әмәт урманында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Игелек юлы белән» III инклюзив иҗат фестивале узачак. Ул Казаннан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән җыелган физик мөмкинлекләре чикле балаларны, шулай ук шәһәрнең алдынгы иҗат коллективларын берләштерәчәк. Чара иртәнге 10:00 сәгатьтә башлана.

28 майдан шәһәрнең 162 мәктәбендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Балаларны яклау көнен бәйрәм итүнең төп мәйданчыгы – «Елмай» паркы

Бәйрәм чаралары 1 июньдә шәһәрнең барлык районнарында оештырылачак. Төп мәйданчык итеп «Елмай» паркы сайланган. Анда 12:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр «Син кайда булсаң, без шунда!» мультиформатлы мәйданчыгы эшләячәк.

Программада:

  • «Яшүсмер» клубы эшчәнлеге белән таныштыру;
  • Шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективларының чыгышлары;
  • Бушлай мастер-класслар (балалар ясаган әйберләрен үзләре белән алып китә алачак);
  • Спорт ярышлары.

Кич дәртле диджей-сет белән тәмамланачак. Оештыручылар 10 меңнән артык кунак килергә тиеш, дип көтә.

«Елмай» паркында «Син кайда булсаң, без шунда!» мультиформатлы мәйданчыгы эшләячәк

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

«Балалы гаиләләр киләчәккә матур планнар кора алсын өчен шартлар булдырабыз»

Бәйрәм көнне шәһәрдә өстәмә мәйданчыклар да эшләячәк. «Крылья Советов» паркында 11:00 – 13:00 сәгатьтә Авиатөзелеш районы иҗат коллективлары концерты булачак. Шулай ук төрле яшьтәге балалар өчен мастер-класслар, волейбол, мини-футбол турнирлары һәм «Күңелле стартлар» ярышлары узачак.

«Ак чәчәкләр» бульварында 09:30 – 13:30 сәгатьтә балалар иҗат коллективлары чыгышлары һәм мастер-класслар оештырылачак.

Киров һәм Мәскәү районнарында бәйрәм чаралары берьюлы ике мәйданчыкта була. 12:00 сәгатьтә Урицкий паркында Мәскәү районы мәдәният учреждениеләреннән өч сәгатьлек зур концерт, Мәскәү районы сәнгать мәктәбеннән, Мәктәптән тыш эш үзәгеннән мастер-класслар һәм бәйрәм партнерларыннан актив уеннар оештырылачак. 15:00 сәгатьтә «Салават Күпере» паркында Киров районы мәдәният учреждениеләре оештырган концерт, төрле мастер-класслар һәм спорт уеннары була.

Идел буе районында бәйрәм «Калейдоскоп» балалар паркында үтәчәк. Балалар өчен тематик мастер-класслар, актив уеннар, кызыклы викториналар, конкурслар, иганәчеләрдән бүләкләр уйнату, мини-дискотека, криошоу һәм сабын күбекләре тамашасы оештырылачак.

Балалар өчен тематик мастер-класслар, актив уеннар, кызыклы викториналар, конкурслар, иганәчеләрдән бүләкләр уйнату, мини-дискотека, криошоу һәм сабын күбекләре тамашасы оештырылачак

Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Совет районында төп бәйрәм чаралары «Арт Центр» сәүдә үзәге каршындагы мәйданчыкта узачак. Биредә бәйрәм 10:00 сәгатьтә башланачак. Программада балалар иҗат коллективлары чыгышлары, «Как Емеля лето спасал» дип аталган интерактив спектакль һәм 6-12 яшьлек балалар өчен мастер-класслар көтелә.

Барлык бәйрәм чараларында да иминлекне тәэмин итәргә кирәк, дип искәртте Рөстәм Гафаров. Балаларга белем бирү һәм ял оештыру мәсьәләләре – Казанның төп өстенлекле үсеш юнәлешләре, дип белдерде ул.

«Без балалы гаиләләр киләчәккә матур планнар кора алсын, балаларын укыту, сәләтләрен үстерү һәм һөнәр үзләштерү өчен сайлау мөмкинлеге булсын өчен шартлар булдырабыз. Барлык балалар өчен, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен тигез мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Балаларны яклау һәм ярдәм итү шуннан гыйбарәт», – дип йомгаклады сүзен Гафаров.

Александр Хевронин, «Татар-информ»

news_right_1
news_right_2
news_bot