Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Иминиятләштерү системасында үзгәрешләр көтелә
Яңа кагыйдәләр 1 июльдән гамәлгә керә
(Казан, 9 февраль, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1 июльдән РФ социаль иминиятләштерү фондында социаль иминиятләштерү түләү системасында үзгәрешләр көтелә. Бу, шулай ук, фондның ТР буенча төбәк бүлегенә дә кагыла.
“Турыдан-туры түләүләр” (“Прямые выплаты”) проекты, иминиятләштерүчеләргә взносларны тулысынча түләүне, ә иминиятләшкән затларга пособиеләрне эш бирүчеләр түгел, фондның төбәк бүлеге тарафыннан түләүне күздә тота. Бу хакта бүген РФ социаль иминиятләштерү фондының ТР буенча төбәк бүлеге җитәкчесе Рамил Гайзуллин ведомство коллегиясенең киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.
“Бу бик зур проект һәм аның максаты — дәүләт тарафыннан гарантияләнгән пособиеләрне эш бирүченең финанс хәленә бәйле булмыйча, вакытында һәм тулысынча түләүне тәэмин итү. Башка төбәкләрдә күрсәткән тәҗрибә буенча, яңа системага күчү чыгымнарны контрольда тотуда да икътисади нәтиҗәләр бирә”, - диде ул.
Бу проект иминиятләштерүчегә пособияләрне санау, билгеләү һәм түләү буенча төшкән эш күләмен киметә, иминиятләшкән кешегә пособиеләрне дөрес һәм вакытында алу мөмкинлеге бирә дип, пособиеләрне түләгәндә мошенниклык очракларын киметәчәгенә ышандыра Рамил Гайзуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз