news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иминиятләштерүне күзәтчелек федераль хезмәте кыңгыр эшләр буенча мәгълүматлар җыя

Аның порталында илдәге иминиятләштерү компанияләренең эзләү игълан ителгәннәре һәм эзләнә торган аерым җитәкчеләре исемлеге бирелгән

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Иминиятләштерүне күзәтчелек федераль хезмәте  (ФССН) коррупциягә каршы тору буенча илкүләм планны гамәлгә ашыру кысаларында шушы хезмәтнең үзәк аппараты һәм территориаль органнары хезмәткәрләренең эшчәнлекләрендә коррупциягә бәйле кыңгыр эшләре турында мәгълүматлар туплау өчен ачык электрон канал булдырган һәм хәбәрләр signal@fssn.ru адресы буенча кабул ителә.

Иминиятләштерү компанияләре буенча шикаятьләр исә fssn@fssn.ru электрон адресы аша кабул ителә, дип белдерә Иминиятләштерүне күзәтчелек федераль хезмәтенең http://www.fssn.ru/www/site.nsf сайты. Анда, шулай ук, илдәге иминиятләштерү компанияләренең эзләү игълан ителгәннәре, аерым җитәкчеләреннән генераль директорлар һәм баш бухгалтерларның тулы исемлеге дә бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot