news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Имин Татарстан” проектының чолгап алу зонасы киңәячәк

Бүген “Татмедиа” агентлыгында “Имин Татарстан” проектына багышланган матбугат конференциясе узды

(Казан, 14 октябрь, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында “Имин Татарстан” проектына багышланган матбугат конференциясе узды.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм “Таттелеком” ААҖ “Имин Татарстан” проектын гамәлгә ашыру турында килешү төзеде. Ул хокук бозуларны кисәтү, җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм Татарстанда гражданнарның иминлеген тәэмин итү максатыннан гамәлгә ашырыла. Әлеге проект хакында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары Василий Соколов һәм “Таттелеком” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Улесов сөйләде.
“Имин Татарстан” проекты кысаларында видеокүзәтү системасы булдырыла, ул автомобиль “бөкеләре”, аварияле ситуацияләрне билгеләү максатыннан шәһәрнең зур автомагистральләрендәге хәлне күзәтергә, йорт яны территорияләрен контрольдә тоту өчен торак йортларны видеокүзәтү системалары белән тәэмин итәргә, шулай ук шәһәрнең истәлекле урыннары һәм иҗтимагый әһәмияткә ия чаралар белән виртуаль танышу мөмкинлеген бирә.
Денис Улесовның сүзләренә караганда, проектны гамәлгә ашыруның әлеге этабында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының 31 видеокүзәтү камерасыннан онлайн режимында видеотрансляцияләр оештырылган. Казанда “Имин Татарстан” проектының чолгап алу зонасын киңәйтү, шулай ук аны Татарстан Республикасының Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә тарату буенча актив эш алып барыла. Әлеге камераларның сигналлары да сайтка чыгарылачак.
Василий Соколов матбугат конференциясе барышында хәбәр иткәнчә, видеокүзәтү системасын мәктәпләр һәм балалар бакчаларында да урнаштыру күздә тотыла. Торак милекчеләре ширкәтләре, мәктәпләр һәм балалар бакчалары инде хәзер үк камералар урнаштыруны сорап мөрәҗәгать итә ала. Бу халыкка шәһәрдә яшәүчеләр һәм башкала кунакларының ялын куркынычсыз итүне тәэмин итүдә катнашу мөмкинлеген бирәчәк. “Хәзерге вакытта әлеге предприятиеләрне җитәкчелек белән килештерү процессы бара”, – дип ассызыклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100