news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән баланың әнисенә карата җинаять эше кузгатылган

Кама Тамагы районының Куйбышев Затоны бистәсендә яшәүче 21 яшьлек ананың баласы авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китерелгән. Аңа карата кече яшьтәге баланы җәфалаган һәм ана вазифаларын үтәмәгән өчен җинаять эше кузгатылган.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, августта 1,5 яшьлек баланың баш сөяге сынган. Баланың әнисе аның караваттан егылганлыгын әйткән. Баланы хастаханәгә китергәннәр. Берничә көннән медиклар баланың кулы һәм аягы сынганын да ачыклаган. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Хатын-кыз сүзләренчә, бала бу имгәнүләрне хастаханәдә очраклы рәвештә алган. Аннары баланың анасы хастаханәдән чыгып киткән.

Хәзер малайның хәле кискен авыр дип бәяләнә, табиблар аның гомере өчен көрәшә. Хокук тәртибе хезмәткәрләре хатын-кызны тоткарлаганнар, тикшерү аны сак астына алу өчен судка мөрәҗәгать итәчәк. Бу хәлне ачыклап бетергәнче, тикшерү эшләре Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты контролендә булачак

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда күкрәк баласын авыр имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр, «Сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100