news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Имгәнүе сәбәпле, Алексей Морозовның саубуллашу матчы якын арада гына узмаячак

Аның тернәкләнүенә алты айлап вакыт таләп ителәчәк

(Казан, 29 август, “Татар-информ”). “Ак Барс” хоккей клубының элеккеге капитаны Алексей Морозовның якын айларда узарга тиешле саубуллашу матчы билгеле булмаган вакытка кичектерелгән. Хоккейчы футбол уйнаганда җитди имгәнгән, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

“Чәршәмбе көнне ясалма газонда уйнаган вакытта, кинәт уңышсыз тартылып китеп, үкчә сеңеремне өздем. Кичә мина операция ясадылар, бүген чыгардылар. Алты атна вакыт култык таягы белән йөриячәкмен. Шулай итеп, якын арада ниятләнгән чараларда катнаша алмыйм, шул исәптән иртәгә Чеховта узачак хәйрия матчында да. Ә минем саубуллашу уеным билгесез срокка кичектерелә”, - дип сөйләде хоккейчы. Аның сүзләренә караганда, тулысынча тернәкләнү өчен алты айлап вакыт кирәк булачак.

Искәртеп узабыз, июль аенда ЦСКА клубы 37 яшьлек һөҗүмче белән килешүне өзде. Августта Морозов хоккейчы карьерасын тәмамлавы турында игълан итте. Соңрак ул шул уңайдан Казанда саубуллашу матчын уздыруга ризалык бирде.

Морозов – Наганода Олимпия уеннарының көмеш призеры, 2008 һәм 2009 нчы елларда дөнья чемпионы, ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе, 2005-2006 нчы елгы сезонның өч тапкыр Россия чемпионы, Ауропа чемпионнары Кубогы иясе-2007, КХЛның хет-триклар саны буенча рекордсмены. Спортчы II дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлар өчен” орден медале һәм “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”ордены белән бүләкләнгән.

 

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100