news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Иман нуры чәчә сурәтләре

Иман нуры чәчә сурәтләре

(Уфа, 17 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Уфадагы «Эстек» күргәзмәләр залында башкалада яшәп иҗат итүче яшь татар рәссамы Зимфира Сәетбатталованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Бик үзенчәлекле күргәзмә бу. Анда иҗат иясе үзенең гарәп каллиграфиясен кулланып язган картиналарын урнаштырган. Башкортстан дәүләт педагогия университеты сынлы сәнгать факультетының бишенче курсында читтән торып белем алучы яшь талант иясе байтак еллардан бирле инде Ислам кануннарын тотып яши. Шуңа күрә аның иҗатында Ислам диненә кагылышлы эшләрнең өстенлек итүе гаҗәп тә түгел.

«Эстек» күргәзмәсендәге тантанага баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин да килгән иде. Ул Зимфира Хәлит кызының эшләренә югары бәя биреп, «Иҗатыгызда Аллаһы Тәгаләгә олы мәхәббәт, тирән ихтирам хисләре чагыла,- диде. –Күркәм холыклы кешеләр генә мондый гүзәллекләр тудыра аладыр. Киләчәктә дә Ходай Сезгә иман нурлары балкыган эшләр иҗат итәргә насыйп әйләсен».

Җавап сүзендә яшь рәссам болай диде:«Мин Ислам диненә зур хөрмәт белән караган иманлы гаиләдә тәрбияләндем. Ислам дине кешене бары тик изгелеккә, шәфкатьле, миһербанлы булырга чакыра. Киләчәктә дә иҗатымда гарәп каллиграфиясе белән язган картиналарым зур урынны биләячәк. Алардан мин үзем дә илһам һәм илаһи бер көч алам».

Зимфира Сәетбатталованың тормыш иптәше Равил әфәнде дә Ислам динен тирәнтен өйрәнә һәм шәригать канунарын тота икән. Ул талантлы җәмәгатенең шушы юнәлештә эшләвен хуплый һәм аңа ярдәм дә итә. Картиналарның рамнарын да ул ясый һәм урнаштыра. «Бергәләп эшләгәч, рәсемнәр тагын да матуррак һәм эчтәлеклерәк килеп чыга», – ди Равил әфәнде.

Зимфира ханым элегрәк тә Уфадагы мәчетләрдә шәхси күргәзмәләрен оештырган иде. Әле аңа шушы эшләрен күрсәтү өчен Казан, Екатеринбург һәм Ноябрьск шәһәрләреннән дә чакыру килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100