news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Иман” нәшриятында “Әхлак дәресләре” дип аталган китап дөнья күрде

Анда республиканың Балтач районы урта мәктәпләре укытучыларының “Әхлак” предметы өчен эшләнгән 23 эшкәртмәсе кергән

(Казан, 14 май, “Татар-информ”). “Иман” нәшриятында “Әхлак дәресләре” дип аталган китап дөнья күрде. Анда республиканың Балтач районы урта мәктәпләре укытучыларының “Әхлак” предметы өчен эшләнгән 23 эшкәртмәсе кергән.
Китап Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Бала һәм рухи тәрбия” дигән кереш сүзе белән ачыла. Әсбаб тулысынча диярлек татар телендә басылган, бары тик бер дәрес кенә рус телендә бирелгән.
Билгеле булганча, Балтач районында әлеге предмет 1998 елдан бирле укытылып килә. Хәзерге вакытта бу предмет буенча районның 20 мәктәбендә 1831 укучы белем ала, дип хәбәр итә Islamrt.ru.

news_right_1
news_right_2
news_bot