news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Иман” ислам үзәге Казанда көмешкә музеен ачуга каршы чыкты

Көмешкә кайнату музее алкогольне пропагандалау ысулы булачак, дип белдерә җәмәгать активистлары.

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Лилия Чанышева). Казанда "Көмешкә кайнату музее" ачылырга тиеш. Бу уңайдан “Иман” ислам мәдәнияте үзәге белән Халыкара аеклык бәйсез ассоциациясенең Казан бүлеге Казан башкарма комитетына музейны оештыручылар ни дәрәҗәдә алкогольне рекламалау турындагы закон кысаларында эш йөртүен тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте.

“Музей мәгърифәтчелек максатыннан ачылса бер хәл, ләкин алкоголизмны пропагандалау тискәре караш уята. Бигрәк тә хәзер безнең дәүләт алкоголизмга каршы зур көрәш алып барганда. Көмешкә кайнату музее укучыларга нәрсә турында сөйли ала? Бездә ничек көмешкә кайнатулары турындамы? Мондый музей безгә нәрсәгә? Без мондый музейларга каршы”, - дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгына “Иман” үзәге җитәкчесе Наил Гарипов.

Аның сүзләренчә, оешма Казан башкарма комитетына һәм Татарстан Президенты Аппаратына мөрәҗәгать язган. Халыкара аеклык бәйсез ассоциациясенең Казан бүлеге дә музей ачуга каршы чыккан. Аның рәисе Владимир Ловчев музей ачу – закон бозучыларны аклау, дип белдерде.

“Көмешкә куучы – ул закон бозучы. Гражданлык җәмгыяте һәм хокукый культура булуын теләгәч, ничек бу хәлне хупларга? Моннан тыш, көмешкә – сәламәтлек өчен зыянлы”, - дип билгеләп үтте ул.

Казанда музей багышларлык танылган мәдәният, тарих эшлеклеләре күп, диде активист.

Көмешкә кайнату музее Казанда февраль азагында ачылырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot