Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Имамнарны уңышлы кешеләр арасыннан сайларга кирәк” — Ирек Шәрипов
Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов мәчеткә имам сайлап куюның үз ысулын тәкъдим итте.
(Казан, 8 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстанда 1,5 мең мәчет бар. Шуларның 800 дә дини белеме булмаган имам-хатыйблар эшли. Бу хакта бүген Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Стоп: экстремизм!” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” барышында белдерде.
Чарада катнашкан Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов мәчеткә имам сайлап куюның үз ысулын тәкъдим итте. “Татарларда имам һәрвакытта да авылда имам вазыйфасын гына башкармаган. Ул иң белемле, иң уңышлы кеше булган. Шуңа да, хәзер дә имамның роле зуррак булырга тиеш. Татарстанда төрле милләт общиналары — кыргыз, төркмән, үзбәк һ.б. милләт вәкилләре үз җәмгыятьләрен җитәкләүче кеше эзләгәндә, үзләре арасыннан иң уңышлысын сайлап куя. Бәлки имамнарны да шундый юл белән билгеләргә, авылда зур уңышка ирешкән кешегә имам булырга тәкъдим итәргәдер”, - диде Ирек Шәрипов.
Теолог-галим Фәрит Сәлман республикадагы 800 имамның дини белем алмавын, киресенчә, хуплады. “Мин аларның 1,5 меңе дә дини белем алмавын теләр идем. Чөнки республикада бирелә торган дини белем, чынлыкта, катнашманы тәшкил итә. Без республикада татар исламы нинди икәнен билгели алмыйбыз. Татар исламы бар, ул үзенчәлекле, бу — феномен. Алар башка татар кешеләре кебек татарча сөйләшә. Әмма алар төрле планетадан килгән төсле, чөнки һәркемнең үз исламы”, - диде Фәрит Сәлман.
Татарстанның элеккеге мөфтие, “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизов та иманарның эшчәнлегенә карата фикерен җиткерде. “Имамнар эшләми дигәнгә мин кайчагында үпкәлим. Чөнки ул җирле хакимият эшләргә тиеш булган әйберләрне эшләп йөри. Имам башкалар алдында хөрмәт казанырга тиеш. Моның өчен ул совет идеологиясеннән китәргә, мәдрәсәләрдәге шәкертләрдә дин әһелләренә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк”, - диде .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз