news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Имамнар хәләл индустрия хакында фикер алыша

Анда ТР районнарыннан һәм Саратов өлкәсе имамнары катнашуы көтелә

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”). 20 октябрьдә Идел буе федераль төбәге имамнарының квалификациясен күтәрү курслары кысаларында, Россия ислам институтында (Газ урамы,19. 206 нчы аудитория) "Татарстанда һәм Идел буендагы башка төбәкләрдә хәләл индустрия" дип аталган "түгәрәк” өстәл уздырыла. Әлеге сөйләшүдә Тукай, Минзәлә, Менделеевск районнары һәм Саратов өлкәсе имамнары, югары дини уку йорты мөгаллимнәре, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Марат Низамов җитәкчелегендәге "Хәләл" стандартлар комитеты белгечләре катнаша.

"Хәләл" комитеты белгечләре "хәләл" маркасы белән товарларны чыгару һәм аларны тикшереп тору, хәләл индустриянең проблемалары хакында сөйләячәк. Шулай ук, чит илләрнең хәләл индустриясе белән таныштырачак, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot