news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имамнар өчен махсус нәшер ителә торган «Шура» журналының 6нчы саны дөнья күрде

Аның 2меңгә якын данәсе республика имамнарына кичә Лаеш мөхтәсибәтендә узган пленар утырышта таратылган

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Озакламый мөселманнарның мөбарәк бәйрәме – Корбан гаете җитә. Имамнар өчен нәшер ителә торган «Шура» журналының яң чыккан 6нчы саны шул уңайдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиның бәйрәм котлавы белән ачыла.

Альманахта яңа елга кадәр җомга көннәрендә укыла торган 14 вәгазь урнаштырылган. Корбан чалу, зәкят бирү, хаҗ кылу турында җентекләп язылган мәкаләләр имамнарга мәхәллә халкы сорауларына җавап бирерлек чыганак булып тора.

Мөхәррәм аеның унынчы көнендә бөтен мөселман дөньясы Гашура көнен бәйрәм итә. Шушы хакта басмада баш казый Җәлил хәзрәт Җәләлетдиннең “Гашура сабаклары” дигән күләмле хезмәте урын алган.

384 битлек булып чыккан журналда республиканың барлык районнары өчен намаз вакытлары урнаштырылган.

Мәгълүм булганча, агымдагы ел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Дини гореф-гадәтләре торгызу елы” шигаре белән уза. Ел дәвамында рухи мирасыбызны таратуга нәзарәт зур игътибар юнәлтеп килә. Бу сан шунысы белән үзенчәлекле - “Карабаш тәҗвиде”нең 1906 елда дөнья күргән басмасының фотокүчермәсе урнаштырылган. “Карабаш тәҗвиде”н имам Габдрахман Карабаши язган. Бу китап татар халкының чит илләрдә-җирләрдә киң таралган һәм төрки халыкка Коръәнне укырга өйрәнергә булышкан рухи мирас ядкаре булып тора.

“Шура”ның алтынчы санының 2меңгә якын данәсе республика имамнарына кичә, 25 сентябрьдә, Лаеш мөхтәсибәтендә узган пленар утырышта таратылды, дип хәбәр иттеләр ТР мөфтиятеннән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100