news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ульяновскида имамнар белән семинар узды

Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милләтләр эшләре һәм динара мөнәсәбәтләр буенча идарәсе башлыгы Сергей Паховский өлкә мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин белән берлектә Ульяновск шәһәре мәчетләренең имамнары белән методик семинар-киңәшмә уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә. 

Әлеге семинарда Ульяновск өлкәсе территориясендә Россия Федерациясенең терроризм идеологиясенә каршылык күрсәтү комплекслы планын тормышка ашыру мәсьәләсе каралды. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, яшьләр арасында радикаль милләтчелек идеологиясе һәм экстремистик идеяләре таралуына каршылык күрсәтү, төзәтү учреждениеләрендә имамнарның эш нәтиҗәсен арттыру турында сөйләштеләр. Шулай ук дини объектларны категорияләүгә, Үзәк Азия төбәкләреннән килүчеләр белән эшләүгә, шул исәптән аларны социаль һәм мәдәни адаптацияләүгә бәйле мәсьәләләр каралды, диелә хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100