Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Коръәннең кайсы сүрәсен уку шайтанны өйгә кертмәвен аңлатты
Өйләренә шайтан кермәвен теләгән мөселманнарга Коръәннең «Әл-Бакара» сүрәсен укырга яки тыңларга кирәк. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Безнең яраткан пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әгәр берәр йортта «Әл-Бакара» сүрәсен укыйлар икән, шайтан 40 йорт ераклыгында бу өйгә якын килмәячәк, дигән. Без яныбызда һәрвакыт шайтан булуын һәм күңелебез төшсен өчен безне котыртып торуын аңларга тиеш. Ул бездән китсен өчен «Әл-Бакара» сүрәсен ешрак тыңларга кирәк», – дип аңлатты имам.
Шул ук вакытта, ул Коръән сүрәләрен тыңлаганда өй эшләре белән шөгыльләнергә мөмкин, әмма сөйләшергә ярамый, дип искәртте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз