Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Имам үлгәннәрнең өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрергә кирәкме икәнлеген аңлатты
Мөселманнарга үлгәннән соң өчесен, җидесен һәм кырыгын үткәрергә кирәк. Бу хакта Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Күз алдына китерегез: сезне күмделәр һәм сезнең турыда оныттылар. Балалар сезнең өчен дога укымый, бернәрсә дә эшләми, һәм сез анда берүзегез Аллаһ каршында җавап бирәсез. Ә сезнең кайчандыр намазыгыз калган булган, кайчандыр ураза тотмагансыз. Шуңа күрә киткәннәргә һичшиксез ярдәм итәргә кирәк», - дип билгеләде хәзрәт үзенең социаль челтәрләрендә.
Ул үлгәннәрне мөмкин кадәр ешрак искә алырга һәм алар өчен Аллаһтан сорарга кирәк, дип өстәде.
«Мөмкинлек булса, көн саен укы. Мөмкинлек булса, көн саен мохтаҗларны ашатыгыз һәм сәдака бирегез. Әгәр мөмкинлек булмаса, моны берничә тапкыр булса да эшләгез. Киткәннәрне онытмагыз», - дип йомгаклады имам.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз