news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имам Шамилне аңлаган кебек, Рус православ чиркәве Батыршаны да аңлар – музей директоры

Башкортстандагы Батырша музее директоры Рафис Шәйхәйдәров әйтүенчә, Батырша явы – мөселманнарга җиңеллек китерә алган бердәнбер баш күтәрелеш.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Батыршага, иң беренче чиратта, XVIII гасырның күренекле мәгърифәтчесе итеп карарга кирәк. Башкортстанның Балтач районы Иске Балтач авылында урнашкан "XVIII гасыр мәгърифәтчесе Габдулла Галиев (Батырша) музее" учреждениесе директоры Рафис Шәйхәйдәров "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

“Батырша хәзрәт – күтәрелеш җитәкчесе генә түгел. Гомеренең күп өлешен ул балаларны тәрбияләүгә, олыларга үгет-нәсихә бирүгә, Ислам диненә өйрәтүгә багышлаган шәхес. Без аны, беренче чиратта, галим кешеләрнең берсе итеп күрәбез. Россиядә ул дәвердә аның кадәр галимлек дәрәҗәсенә ирешкән кеше булмаган. Кайбер галимнәрнең мәгълүматларына караганда, ул 26 ел мәдрәсәләрдә генә укыган, Коръән-хафиз булган”, – дип билгеләп узды Рафис Шәйхәйдәров.


Батырша мирасы – китапханә

Рафис Шәйхәйдәров үзенең Батырша хәзрәт нәселенең 8 нче буын вәкиле булуын әйтте. Музей директоры әйтүенчә, мәгърифәтченең нәселе тарафыннан сакланган китапханә дә бар.

“Китапханәнең соңгы хуҗасы 6 нчы буын оныгы Шакирҗан хәзрәт булган. 1918 елда, эзәрлекләүдән качып, ул Югары Карышбаш авылыннан чыгып китәргә мәҗбүр була. Шул вакытта китапханәне өч өлешкә бүлеп калдыра. Ике баласы 1930 елларда кире кайта ала. Бу – 1903 елгы кызы Латыйфа, 1906 нчы елгы улы Әхмәтнәби. Алар кире кайтканнан соң, китапханәне үзләренә ала. Ләкин халык яратып укый торган Мөхәммәдьяр, Һәфтияк Шәриф, Кисекбаш китабы, Хәдисләр, Коръән китаплары, мөнәҗәтләр һәм башка халык арасында күп укыла торган китапларны халык бүлешеп алып бетерә. Китапханәдә галимнәр укый торган китаплар гына кала. Бу нәселдән килгән мирас малы бүлү китаплары", – ди Рафис Шәйхәйдәров.

"Гадел казый"

Батырша бик күп бай гаиләләргә мирас малы бүлү белән дә шөгыльләнгән булган. "Уфа провинциясе һәм Оренбург губернасы җитәкчеләре дә мал бүлгәндә аны тәкъдим иткән. Гадәттә, һәрвакыт мал өлеше кемгәдер җитми кала, йә аз күренә. Батырша хәзрәт бүлгәндә, бөтен кеше канәгать кала торган булган, шуңа күрә аны тәкъдим иткәннәр. Чөнки ул вакытта әле Россия кануннары көченә кереп бетмәгән, мөселманнар шәригать хөкемнәре белән яшәгән”, – диде әңгәмәдәш.

                                                                                 Күтәрелеш җитәкчесе булу өчен Батыршадан да лаеклы кеше табылмаган

Музей җитәкчесе әйтүенчә. Батырша халкы бай яшәгән авылда – Күземъярда эшли башлаган. Бүген бу авыл Пермь крае Барда районына керә. Батырша мәдрәсәсе урынында хәзер медпункт урнашкан. Шушы авылда мәгърифәтче булып эшләгәндә аны Олыкош авылының старшинасы Мөслим күреп ала һәм үзенә чакыра. (Чиләбе өлкәсе Кунашак районы Мөслим авылы). Батырша Мөслим старшинаның бертуган сеңлесенә өйләнә. Берникадәр анда мәгърифәтчелек кылганнан соң, үзенең Карышбаш авылына әйләнеп кайта.

"Күрәсең, әти-әнисе дә олыгайган була", – дип аңлатты моны музей директоры. "Батырша Карышбашта үзенең мәдрәсәсен ачып җибәрә. Ул мәдрәсәгә Башкортстаннан, Чиләбе, Пермь җирлегеннән генә түгел, Татарстанның Балтач районыннан кадәр үк Исмәгыйль Апкин килеп укый. Шулкадәр данлыклы мәдрәсәгә әйләнә".

Рафис Шәйхәйдәров әйтүенчә, баш күтәрелү котылгысыз дип әйтерлек күренеш була. "Шушы дәвердә хөкүмәтнең һәм христиан дине әһелләренең көчләп чукындыру нәтиҗәсендә халыкта ризасызлык туу сәбәпле, ул инде күтәрелешне җитәкләргә мәҗбүр була. Чөнки аңардан да лаеклы шәхес табылмый. Оренбург губернасында Татар Каргалысы авылыннан Габделсәлам Ураев аның рухи җитәкчесе була. Язган хатында да Батыршаны җитәкче итеп тәкъдим итә. Батырша күтәрелеш җитәкчесе булса да, Русия Хөкүмәтенә каршы килсә дә, бу мөселманнар өчен искиткеч көтелмәгән нәтиҗәләр булып кайта. Көчләп чукындыру берникадәр туктатылып тора. Көчләп чукындырылган һәм чукындырылмаган кешеләргә – ике конфессия вәкилләренә бергә яшәргә рөхсәт була. Диннәрен алмаштырган кешеләр түләргә тиешле салым Патша указы белән гамәлдән чыгарыла", – дип билгеләп узды музей мөдире.

                                               Батырша күтәрелеше – мөселман халкына җиңеллек китергән бердәнбер күтәрелеш

Рафис Шәйхәйдәров фикеренчә, Рус православие чиркәвенең Батыршаны хөрмәтләп искә алуга каршы булуын элекке гасырлар буе килгән каршылыкның кайтавазы дип кенә карарга кирәк. Батырша хәрәкәтен хәтта террорчылар гамәлләре белән тиңләп карауга ул үз мөнәсәбәтен белдерде. "Рус чиркәве дә аны аңлар. Салават Юлаевны, чеченнарның Шамилен дә, калган бөтен баш күтәргән шәхесләрне андый сүз белән атамыйлар бит. Батырша хәзрәт күтәрелешендә беркемгә дә зарар килми, ул беркемне харап итми, ә мөселманнарга ул күтәрелеш ирек бирә. Бу мөселман халкына җиңеллек биргән бердәнбер күтәрелеш. Аңа кадәрге каршылыкларның нәтиҗәсе андый булмаган", – ди әңгәмәдәш.

                                                                                             Батырша хәзрәт андый кискен бәягә лаек шәхес түгел

"Батырша халыкларны укыткан, мәгърифәт нуры чәчкән, мәдрәсәләр төзегән, ислам динен куәтләгән шәхес. Чиркәү әһелләре, бәлки, үзләре дә тирәннән аңламагандыр, өстән-өстән генә фикер йөртеп, ялгыш фикер таралуы да бар. Бәлки, аларга кемдер шундый аңлатма биргәндер. Батырша хәзрәт андый кискен бәягә лаек шәхес түгел.

Ул бит халкының азатлыгы өчен көрәшкән шәхес. Халык бит авыр яшәгән, ул патшага язган гарызнамәсендә дә, патша үз кул астындагы кешеләрнең хәлен белеп торырга, аларга җиңеллек тудырырга тиеш, дип язган бит. Аны андый сүз белән атау үзе гөнаһ", – дип белдерде Рафис Шәйхәйдәров.

"Батырша – мишәр,әмма моңа басым ясау кирәкми"

Әңгәмәдәш Батыршаны милләте буенча татар дип кистереп әйтмәде. "Ул вакытта милләткә бүленмәгән, ул вакытта сословиеләр генә, ул мишәр сословиесеннән. Татар инде ул, ләкин моңа басым ясау кирәкми. Ул вакытта милләте түгел, мөселманлыгы мөһим булган", - диде. Шулай да, үзенең "Батырша эзләреннән" дигән китабы чыкканын, анда нәселе турында "гаскәри мишәрләр" дип язылганын шәрехләп үтте. "Бу тарихи мишәрләр авылы. Анда әле дә мишәрләрдән башка беркем яшәми", – диде.

  • Санкт-Петербург шәһәрендә "XIV “Фәезханов укулары” конференциясендәге чыгышында Фәйзелхак Ислаев 1755-1756 елларда Идел-Урал халыкларының баш күтәрүе идеологы Батыршаның исемен мәңгеләштерү максатыннан, Ленинград өлкәсендә урнашкан Шлиссельбург ныгытмасында Батыршага хәтер тактасы урнаштыру тәкъдиме белән чыккан иде. Бөтендөнья рус халык соборы моны "әхлаксыз акция" дип бәяләде һәм хокук саклау органнарын моңа бәя бирергә чакырды. “Батырша – дәүләткә каршы эшләгән антироссияле милләтче һәм дини фанат”, - диелә бу хәбәрдә. Батыршаны кимсетүгә карата Татар конгрессы сүзен әйтми калмас дип белдерде Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе имам-мөхтәсибе Дамир Мөхетдинов

 Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) (1710 — 24 июнь, 1762) — 1755-56 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе һәм идеологы, публицист, мулла. Карышбаш авылында (хәзер Башкортстанның Балтач районына керә) туа. Татарстандагы Тайсуган һәм Ташкичү авылларында мәдрәсәләрдә укый һәм укыта. 1749 елдан Карышбаш авылы мулласы. Христианлаштыру сәясәтенә җавап итеп, 1755 елның язында мөселманнарны баш күтәрүгә өнди. "Батырша явы" буларак тарихка кергән баш күтәрү бастырыла, Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург ныгытмасына ябып куела. Кайбер чыганаклар буенча ул православ дин әһелләре белән бәхәскә керә, православиенең исламнан өстен икәнен исбатлый алсалар, христиан динен кабул итәчәген белдерә. Бу бәхәс Батыршаның телен өзү белән тәмамлана. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә һәм үзе дә вафат була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100