Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Имам-мөхтәсиб Гаяз Закировка «Түбән Новгородның мактаулы гражданины» исеме бирелде
Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте (Түбәнге Новгород мөхтәсибәте) рәисе имам-мөхтәсиб Гаяз Закировка «Түбән Новгород шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелде. Мондый карарны Түбән Новгород шәһәр Думасы утырышында депутатлар кабул иткән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
Мактаулы исемгә шәһәрдән җиде кеше лаек булган. Аларның кандидатуралары моңарчы шәһәр Думасының җирле үзидарә буенча даими комиссиясе утырышында каралган һәм хупланган.
Шәһәр Думасы рәисе вәкаләтләрен башкаручы Евгений Костин билгеләп үткәнчә, мактаулы гражданин исемен бирү «Түбән Новгород халкы файдасына башкарылган күпьеллык хезмәткә лаеклы бәя бирү булып тора».
«Түбән Новгород шәһәренең мактаулы гражданины» билгеләре һәм таныклыклар шәһәр көнен бәйрәм итү чарасында тантаналы рәвештә тапшырылачак. Аларның исемнәре Түбән Новгород шәһәренең мактау китабына кертеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз