Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Имам мөселманнарга йокларга яту кагыйдәләрен искә төшерде
Йокларга ятар алдыннан мөселман кешесенә берничә гамәл кылырга кирәк, бу аңа тыныч йокларга ярдәм итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Пәйгамбәр безгә, йокларга ятканда, тәһарәтле булырга кирәк, дип өйрәткән. Шулай ук без укый торган билгеле бер догалар исемлеге бар, болар – «Әят әл-Көрси», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре. Аннан соң кеше уң ягына ята һәм шулай йокларга тырыша», – диде имам.
Хәзрәт сүзләренчә, бу гамәлләр кешене куркыныч төшләрдән саклый.
«Аңа кергән төшләр киләчәктә аның өчен ниндидер хәерле нәрсәгә, яки, бәлки, үткәннәргә дә ишарә итәчәк. Бәлки, төшләр аның ниндидер гөнаһларына күрсәтер, ул тәүбә итсен, мондый гамәлләрне башкача кылмасын өчен. Шулай ук киләчәккә дә ишарә итәргә мөмкиннәр», – дип өстәде Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз