Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Имам: Махсус операциядәге хәрбиләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә
Махсус операция уздыру зонасында хезмәт итүче мөселман хәрбиләргә вакытлыча ураза тотмаска рөхсәт ителә. Бу хакта «Татар-информ»га Казанның Кабан арты мәчете имамы Хөсәен Зөфәров хәбәр итте.
«Алар мосафирлар (юлчылар) булып санала, аларга вакытлыча ураза тотмаска рөхсәт ителә», – диде Зөфәров.
Аларга калдырган көннәрне Рамазан аеннан соң кайтарырга кирәк булачак, дип өстәде ул.
«Шулай ук сәламәтлеккә куркыныч янаган яки уразаны тотып бетерү бик авыр булган очракта авыз ачарга һәм соңыннан бу көнне кайтарырга ярый», – дип йомгаклады сүзен имам.
Исегезгә төшерик, быел ураза 19 февральдән 19 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз