news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имам китапның экстремистик юнәлештә икәнен эчтәлегеннән генә белеп булуын әйтте

"Китапның нәшер ителү урыны, адресы булмау шикләндерергә тиеш", - диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Имам китапның экстремистик юнәлештә икәнен эчтәлегеннән генә белеп булуын әйтте
Салават Камалетдинов

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин дини китапларның экстремистик юнәлештә икәнен бары тик укып чыгып, гомуми эчтәлегеннән чыгып кына белеп булуы турында әйтте. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Болгар ислам академиясендә уздырылган мөселман әдәбиятына кагылышлы фикер алышуыннан соң җиткерде.

“Дини эчтәлектәге китапка гомуми бәя бирер һәм аның асылында ни ятканын аңлар өчен, аны башта тулаем укып чыгарга кирәк. Болай гына, исеменнән генә әйтүе кыен”, - диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Аның фикеренчә, экстремистик юнәлештә язылган китапны белү өчен, иң башта китап турындагы мәгълүмат чыганагына игътибар итәргә кирәк. Анда аның кайда нәшер ителүе, адресы, авторы күрсәтелгән була. Әгәр китап турында беренчел мәгълүмат билгесез икән, бу башка төр юнәлештәге китап икәнлегенә дәлил булып тора ала.

“Шулай ук дини китапларда күрсәтелгән телефон номерын карарга кирәк. Ул күрсәтелә икән, аңа шалтыратып, белешеп карарга була. Китап тискәре характерда булса, гадәттә, телефонны алучы булмый. Бу үзе үк инде кешедә шик уятырга тиеш”, - диде мөфти урынбасары.

Кичә Болгар ислам академиясендә “Россиядә мөселман әдәбияты: хәзерге чынбарлык һәм киләчәге” дип исемләнгән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада катнашучы дин белгечләре дини китапларның бүгенге торышы һәм киләчәге турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100