Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан имамы җен кешегә керә аламы-юкмы икәнен әйтте
Җен кешегә керергә мөмкин. Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Әйе, кызганычка күрә, җеннәр кешегә керергә мөмкин. Бу юктан гына булмый. Әйтик, кемдер икенче кешегә зыян китерергә карар кылып, нәкъ менә җеннәр хезмәтеннән файдаланучы кешеләргә мөрәҗәгать итә. Яки кеше нәрсәдәндер бик нык курыккан була. Яки җеннәр күп булган пычрак урыннарда йөри», - диде Хәйруллин.
Ул билгеләп үткәнчә, җенне кешедән куып чыгаруның махсус йолалары бар.
«Ләкин шунда ук үзеңдә казына башларга һәм җенне эзләргә кирәкми. Кемдер минем бер эшем дә барып чыкмый, мөгаен, миндә җен утырадыр дип уйлый. Бу очракта төрле чирләр, психологик авырулар да булырга мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта табибларга, шуннан соң имамнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк», – дип өстәде хәзрәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз