news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имам Илнар Зиннәтуллин хатын-кызларны чын ирләр тәрбияләргә чакырды

Казанда икенче көн Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бара.

Имам Илнар Зиннәтуллин хатын-кызларны чын ирләр тәрбияләргә чакырды
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында “Туган авылым” мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин чын ирләр тәрбияләүдә хатын-кызның зур роле турында вәгазь сөйләде.

Хәзрәт сүзен съездда яулыклы хатын-кызларның азрак булуына борчылу белдерүдән башлады. “Мөселман хатын-кызының төп бизәге яулык. Биредә яулыклар азрак. Киләсе җыелышларда яулыкларны күбрәк күрербез дип ышанасы килә”, - диде ул.

“Хатын-кыз үз урынын тапса, бу җәмгыятьне үзгәртергә бер буын җитә. Бозар өчен дә хатын-кыз җитә. Бер бозык хатын-кыз мең бозык иргә торыр. Хатын-кыздан “Чын ирләр юк” дигән сүзне ишетергә туры килә. Чын ирләрне тәрбияләргә кирәк. Аны кем тәрбияли? Хатын-кыз. Өйдә әти кешегә хөрмәтне дә әни тәрбияли. Хатын-кыз “Атагыз слабак” дисә, бала шулай дип үсәчәк”, - диде “Туган авылым” мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин.

“Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Хатын-кыз үзен өйдә утырталар дип кимсенмәсен. Бала тәрбияләү – иң зур вазифа. Бу зур савап. Ирнең тынычлыгы да – хатын-кызда”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Казанда икенче көн Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бара. Бүген аның пленар утырышы булды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100