news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Имам-хатыйб татарларның XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаганын әйтте

Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, Мәрҗани бу мәсьәләне тикшереп, дәлилләр китергәч кенә татарлар ястү намазын укый башлый.

Имам-хатыйб татарларның XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаганын әйтте
Абдул Фархан/архив

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарлар Болгар чорыннан алып XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаган. Шул хакта Нияз хәзрәт Сабиров Шиһабетдин Мәрҗанинең гыйбадәт турындагы “Назурәт-әл-хак...” китабында булган мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Белгәнебезчә, соңгы намаз караңгы төшкәннән соң гына укыла, ләкин май аеннан алып август башына кадәр караңгылык булмый. Шәфәкъ кызыллыгы бетеп җитми. Шуңа күрә дә татарлар Урта Азиядә яшәгән бер галимнең фәтвасына таянган”, - ди Нияз хәзрәт.

Нияз хәзрәт сүзләренчә, Шиһабетдин Мәрҗани әлеге мәсьәләне тирәнтен өйрәнә. “Галим башка бик күп чыганакларны карый, дәлилләр китерә һәм ястү намазын укырга кирәк дигән нәтиҗә ясый. Хәзерге вакытта без Мәрҗанинең хезмәтләренә таянып, ястү намазын җәйге кыска көннәрдә дә укыйбыз”, - ди ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100