Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Имәнлек» метро станциясе 30 августта ачыла
Станция ачылышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

(Казан, 27 август, «Татар-информ», Григорий Князев). Казанның «Имәнлек» метро станциясе рәсми рәвештә 2018 елның 30 августында ачылачак. Бу хактагы мәгълүмат Президент сайтындагы республика лидеры матбугат хезмәтенең рәсми чаралар планында урын алган.
Станция ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.
Казан метрополитенының унберенче станциясе ачылышы берничә тапкыр кичектерелде. Ул 2015 елның 30 сентябрендә, 2016 елның декабрендә, 2017 елның 30 августында, 2018 елның 9 маенда һәм 2018 елның 12 июнендә ачылырга тиеш иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз