news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ильяс Зиннуров грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә өченче урын алды

Әлмәт Олимпия резервы мәктәбе укучысы Ильяс Зиннуров 14-15 яшьлек егетләр арасында чыгыш ясады.

Ильяс Зиннуров грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә өченче урын алды
minsport.tatarstan.ru

(Казан, 4 июль, "Татар-информ"). Татарстан спортчысы Ильяс Зиннуров грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә "бронза" медаль яулады. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

29 июньнән 1 июльгә кадәр Польшаның Краков шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Европа беренчелеге узды. Татарстан Республикасын турнирда Россия җыелма командасы составында Ильяс Зиннуров һәм Наталья Храменкова тәкъдим итте.

Ильяс Зиннуров 14-15 яшьлек егетләр арасында чыгыш ясады. Спортчы Әлмәт шәһәрендә Олимпия резервы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче (тренер – Даниил Корнилов). 

news_right_1
news_right_2
news_bot