Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс хәзрәт Җиһаншин: Татар моңы, мәкаме – рухи мирасыбызның аерылгысыз өлеше
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында катнашты. Аның әйтүенчә, татар моңы, халкыбызның көйләп уку сәнгате, татар мәкаме – рухи мирасыбызның бер аерылгысыз өлеше.
«Татар әдәбияты көйләп укый торган дини эчтәлекле шигъри әсәрләргә бай. Хуҗа Әхмәт Ясәви хикмәтләре, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы, Бакырган китаплары, «Көйле иман» дастаннары – шундый әсәрләрнең иң мәшһүрләре. Бу әсәрләр мәктәп-мәдрәсәләрдә дә өйрәнелгән. Укучыларны, балаларны Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары, иман шартлары белән таныштырган һәм гыйлем аларга мәхәббәт уяткан. Аларның барысы да диярлек дини характерда. Әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез аларны көйләп укый иде. Хәзерге көндә дә яратып укыйлар», – диде ул чыгышында.
Ильяс хәзрәт Җиһаншин олыларның көйләп «Әлвидаг» әйткәннәрен, ирләрнең бергәләп көйләп, тәкъбир әйтеп, гаеткә барганнарын да билгеләп үтте. «Нәкый ага Исәнбәт истәлекле язмаларында дәресләрне хор белән Габдулла Тукай, Мәҗит Гафуриның шигырьләрен укып башлыйлар иде, дип әйтә. «Габдулла Тукай дәресләрдән бушаган вакытларда мәдрәсә идәне буйлап йөреп, көйләп, «Мөхәммәдия»не укырга ярата иде», – дип искә алалар», – диде ул.
«Яшь буында татар моңына, мәкаменә мәхәббәт уятыр өчен «Татар азаны» мәктәбе дә бар. Татар мәкаме белән азан әйтү буенча дәресләр офлайн һәм онлайн форматта үткәрелде. Мәчет муллалары белән әңгәмә корсаң, аларның гармунда уйный белгәнен ачыклыйсың. Алар гармунда да уйный, моңлана да, җырлый да беләләр. Ләкин аның урыны булырга тиеш. Кайвакыт без урынын бутап җибәрәбез: мәчет эченә кергәч ул артыкка китә. Мәчеттән тыш башка урыннарда мөмкин», – дип искәртте хәзрәт.
- Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз