news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Халиков: 2000 еллар башында дини җырларны кертеп җибәрү авыр булды

Ильяс Халиков: 2000 еллар башында дини җырларны кертеп җибәрү авыр булды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, дини җырлар иҗат итүче, «Мөнбәр» татар-дини театры җитәкчесе Ильяс Халиков татар халкын, милләтен саклап калуда дини җырлар, мөнәҗәтләрнең хәзерге көндәге роле турында сөйләде.

«Халык авыз иҗатында мөнәҗәтләр, җырлар, бәетләр, касыйдәләр, мәрсияләр, мәдхияләр һ.б. бик матур жанрлар бар. Аның белән халкыбыз яшәгән, борчуын баскан, тормышын алып барган. 2000 еллар башында дини җырларны кертеп җибәрү бик авыр иде. «Мөселманнарга җыр җырларга ярамагач, ничек инде җыр җырлыйсың?», «урының җәһәннәмдә булыр» - дип әйттеләр», - диде ул «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында чыгышында.

Аннан соң ул Ильяс хәзрәт Җиһаншин белән танышуы турында әйтте. «Ул миңа бу эшне дәвам итәргә киңәш итте. Халыкка күркәм мөнәҗәтләребезне башкаруны тагын да көчәйтергә дип, рухи азык бирде. «Мөнбәр» татар-дини театрын оештырып, Башкортстан, Пермь, Самара, Ульяновск, Оренбург, Чувашия өлкәләрендә дини-тәрбияви концертларыбызны куйдык», - диде Ильяс Халиков.

Аның әйтүенчә, ул вакытта дәүләт ягыннан ярдәм булмаган. «Сәдака акчасына җыелган акчага концертлар куярга тырыштык, аранжировкалар яздырдык. Мөнәҗәтләрне әби-бабаларыбыз өйрәтеп калдырган. Гөлзадә апа, Миңгол абый, Зөһрә апа башкаруында мөнәҗәтләр бар, ул безгә рухи азык булды. Яшьләребезнең күңелләренә керсен өчен, нәшидләргә охшатып һәм эстрада җырларына тәңгәл килерлек итеп, аранжировкалы җырлар да иҗат иттек», - диде дини җырлар иҗат итүче.

«Туй, никахларда алып барган вакытта ни өчен мине чакырганнарын сорыйм. Баксаң, яшьләрнең әти-әниләре алар бала булган вакытта безнең җырларны тыңлаткан булган икән. «Җырларыгызны тыңлап үстек», - диләр. 2000 еллар башында мәдрәсәләр ачылып, беренче шәкертләребезнең мәдрәсәләрдә укып чыккан мизгелләрне искә төшерәм. Ул вакыт белән хәзерге вакыт - җир белән күк аермасы. Мәчет салырга кая да булса акча янчыгын куеп, җыелган акчадан халык мәнфәгатьләрен күтәрү өстендә эшләгәннәр», - диде Ильяс Халиков.

Ул 2000 елларда хәләл колбасаның булмавын да искә алды. «Колбаса ашасаң: «Дуңгыз итеп ашыйсың», - дип, сүгә иделәр. Хәзер, Аллаһка шөкер, бөтен әйберебез дә бар. 2004 елда Казан дәүләт педагогика институтында укып, намазлар укырга, Россия ислам институтында лекцияләргә йөрергә тырыша идек. Җиңел булмады. Хатын-кызларыбыз да яулык ябу өчен күп авырлыклар күрде», - диде.

«Шул вакытта Җәлил хәзрәтнең биш сәгать буе бөтен халыкны җәлеп итеп, мөселманча хәләл туй алып барганын күреп, шаккаттым. «Раббым, татар халкына шундый бәйрәмнәрне оештырырга насыйп ит», - дип теләдем. Баянда уйнаган кешеләрнең күбесе үзе тамада, үзе алып баручы, ди-джей. Күчтәнәчкә ярты литрлап исерткеч эчемлек биреп җибәрә иделәр», - дип сөйләде җырчы.

Ильяс Халиков музыка буенча югары белеме булмавын, музыка тормышында төп урын алып торуын әйтте. «Бөтен татар эстрадасы җырларын яттан беләм. «Шахта», «Уел», «Авыл көе» һ.б. - өлкән буынның яшьлек вакытындагы җырлары. Хәзер алар шул җырларны сагынып җырлый. Безгә дә дини җырларыбызны башкару форсаты туды. Сами Йусуф, Мишари Рашид һ.б. чит ил җырчыларыбызның чыгышлары - нәшидләр башкаручы безнең күңелгә тәэсир итә башлады», - диде ул.

  • Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100