Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс Сафиянов: Дини мәҗлестә җыр урынына хәзрәтләргә вәгазь сөйләргә вакыт калырга тиеш
Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында «Дин, иман, моң, мәкам. Татар рухи мирасында гыйбадәт һәм халык иҗаты» фикер алышу мәйданчыгында катнашты. Ул дини мәҗлесләрдә җырлар башкару мәсьәләсенә тукталды.
«Төрле җирләрдә ифтарлар үткәрделәр. Шуның биш проценты - вәгазь, биш проценты - догага багышлана, калган вакытны җыр җырлап үткәрәләр. Коръән дә укы, җырлар да җырла, бие дә, тәравихка да бар... Бу ифтарларда да хәзерге вакытта шундый мода киткәч, бик үк матур күренеш түгел. Аның үз урыны булырга тиеш. Мәдәният йорты булсынмы... Хәзрәтләрнең ипиен алмагыз. Ул бит инде вәгазь үткәрергә тиеш», - диде ул чыгышында.
Ильяс хәзрәт Сафиянов фикеренчә, элек дини мәҗлесләрдә үзенә күрә моң, рух булган. «Хәзер ифтар да туй, никах та туй, корбан ашы да туй... Беркөнне бер хәзрәт шалтырата: «Вәгазь сөйләдем дә, бер тамада килде. Синең вакытың бетте, давай кит, хәзер минем вакыт, дип әйтте ди. Мин хәләл тамада, дип әйтә ди», - дип мисал китерде.
«Элек бездә Коръәнне укып бетергәннән соң карины, ягъни Коръән укучыны мактаганнар. Әле дә бу гадәт бар. Ун минут буе үзен түгел, Коръән укуын мактыйлар. Аннары мәрхүмнәр рухына, бәрәкәт булсын өчен дога кылалар. Ул вакытта кечерәк йортлар бар иде. Анда чаршау коралар иде. Бер якта - ир-атлар, икенче якта хатын кызлар утыра иде. Әле дә хәтерлим, Коръән укыганны тыңлап, хатын-кызлар елый иделәр. Аңлап елаганнар микән - белмим. Шуңа исем китә иде», - дип искә алды ул.
- Әлеге чараның максаты – рухи мирасыбыз ядкәрләрен (мөнәҗәт, бәет, зикерләр, көйләп китап уку, татар мәкаме белән Коръән укуны) милли хәзинәбезнең аерылгысыз өлеше буларак саклау, өйрәнү, киләчәк буыннарга тапшыру, дөньякүләм таныту һәм аларны милли традицияләрдә башкаручы профессионаллар үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз