Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ильяс Камалга «Тантана»ның махсус призы тапшырылды
«Тантана» премиясе кысаларында «Музыкаль спектакль чыгаруга керткән шәхси өлеше өчен» дип аталган махсус үз приз гамәлгә куелды.
(Казан, 27 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры оркестры дирижеры Ильяс Камалга «Тантана» театр премиясенең махсус призы тапшырылды. Премияне Чаллы театры сәхнәсеннән Ильясның сәхнәдәше кабул итеп алды.
Казан дәүләт консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев инициативасы белән «Тантана» премиясе кысаларында «Музыкаль спектакль чыгаруга керткән шәхси өлеше өчен» дип аталган махсус үз приз гамәлгә куелды. Призны консерватория үзе тапшыра.
Əлеге призны сәхнәдән Казан консерваториясе профессоры, музыкант Сәгыйть Хәбибуллин тапшырды. Ул премиянен ел саен тапшырылачагын әйтте.
Премияне Ильяс Камал үзе кабул итеп алмады, бүген театрда «Асылкош» музыкаль спектакле бара. Ильяс оркестр белән дирижерлык итә. Премияне Тинчурин театрынын баш режиссеры Туфан Имаметдинов кабул итеп алды.
Сәгыйть Хәбибуллин Ильяс Камаловның иҗади эшчәнлеген өчкә бүлеп карый. Ул Тинчурин театрының баш дирижеры булуы өстенә, композитор да. «Мин аның Əхмәт Фәйзинең «Хуҗа Насретдин» музыкаль әсәрен кайтаруын зур эшкә саныйм. Ул аның югалган өлешләрен дә торгыза алды», ди галим.
Туфан Имаметдинов Ильяс Камаловнын татар театры дөньясы очен зур шәхес икәнлеген ассызыклады.
Чаллы театрында «Тантана» премиясен тапшыру тантанасы бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз