Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс Камал милли музыка турында: Без күтәрелешкә якын, композиторларыбыз актив иҗат итә

Татарстан Композиторлар берлеге рәисе, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Ильяс Камал милли музыкада кризис булмавын әйтте.
«Без күтәрелешкә якын, чөнки композиторларыбыз актив иҗат итә. Шунысы яхшы – барысының да иҗатлары гөрли, иҗат итәргә вакыт табалар. Татарстан Композиторлар берлегендә әгъза булып торган 39 композитор һәм 20 музыка белгечләренең һәрберсе диярлек иҗат итә. Һәр кеше үзенең юнәлешен алып бара. Кемдер хорлар белән, кемдер камера яки симфоник жанрда эшли. Күләмле жанрларда эшләү кыен, чөнки күбесе аның перспективасын күрми, башкарырга мөмкинлек аз. Азрак күләмдәге составлар белән башкару җиңелрәк», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә биргән әңгәмәсендә.
Аның фикеренчә, театр музыкасы өлкәсендә дә профессиональ композиторлар эшли башлаган. «Бу мине бик сөендерә. Берара электрон музыка белән генә, композиция буенча тулы белеме булмаган кешеләр күбрәк эшли иде. Хәзер профессиональ композиторлар бу юнәлештә күбрәк эшли башлады. Бу – бик яхшы күренеш. Бу хакта театр сөючеләр дә әйтә. Музыка – ул бик мөһим фактор. Театр музыка белән бергә формалашкан. Кәрим Тинчурин белән Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары – үзе бер күрсәткеч», – диде Ильяс Камал.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз