news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Ильяс Камал авторлык концертына чакыра

Ильяс Камал авторлык концертына чакыра
Салават Камалетдинов

Иртәгә, 17 майда, Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында композитор, музыкант Ильяс Камаловның авторлык концерты була.

Программада – вокалистлар Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, Татарстанның атказанган артисты Артур Исламов, халыкара конкурслар лауреатлары Эльза Исламова, Илгиз Мөхетдинов, Рим Рәхимов, музыкантлар Виталий Харисов, Аяз Нухов, Артур Гайсаров һәм «Татарика» оркестры чыгышлары.

Программаны Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов алып бара.

Башлана – 18.30 сәгатьтә.

Ильяс Камал – композитор, музыкант, Тинчурин театры оркестрының сәнгать җитәкчесе.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100