news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Җиһаншин: Май ае көннәре тарихи урыннарны барлау көне булырга тиеш

Хәзрәт әлеге тәкъдим киң җәмәгатьчелеккә барып җитәр дип уйлый.

Ильяс Җиһаншин: Май ае көннәре тарихи урыннарны барлау көне булырга тиеш
Абдул Фархан

(Казан, 26 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Ислам кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин беренче һәм икенче май көннәрен татарлар яшәгән төбәкләрдә ислам дине һәм милли тарих белән бәйле истәлекле урыннарны төзекләндерү, барлау һәм зиярат кылу көне итеп игълан итәргә кирәк дип саный.

Бу хакта ул Чувашиядә узган тарихи-мәдәни комплекс мисалында җәмгыятьтә патриотизм формалаштыруда Чувашия Республикасындагы мөселман тарихи-мәдәни урыннарының роле турында X Бөтенроссия конференциясендә резолюция төзелде. Анда кергән төп тәкъдимнәр конференция йомгагында яңгырады.

Җиһаншин сүзләренчә, татар халкы өчен кадерле урыннарның картасын татар, рус, инглиз һәм гарәп телләрендә булдыру кирәк. “Аны Диния нәзарәте һәм татарлар конгрессы сайтына урнаштырып, даими тулыландырып тору кирәк. Халыкта мәгълүмат булырга тиеш”, - дип сөйләде ул.

Моннан тыш, каберташларны яңарту тәртибе турында махсус басма татар, рус һәм инглиз телләрендә чыгару зарур. “Зиратның әдәпләре ул. Анда килеп, теләсә нәрсә эшләп йөри торган җир булмасын. Киемнең әдәпләре дә булырга тиеш”, - дип әйтелде.

Шулай ук иске каберташларын саклау урыннарын өйрәнү дә мөһим. “Бу эшне кичекмәстән оештырырга кирәк. Безнең мирасыбыз көннән-көн кими бара, ташлар юкка чыга. Моңа тарих һәм археология институты алынды, ташларны хәтта скафандр кебек әйберләр ясап, саклау ысулларын карыйлар”, - ди хәзрәт.

Һәр татар музеенда тарихи музей булдыру. “Узган ел дин галиме Галимҗан Барудиның юбилее булды һәм аның каберташын алмаштырдылар. Искесен ташламадык, алып кайтып, мәдрәсә музеена куйдык. Ул кешене гыйбрәтләндерә. Шундый музейлар һәм җирдә булырга тиеш”, - дип йомгаклады ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100