Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ильяс Халиков: хәләл мәҗлесләрне алып баручылар сертификат нигезендә эшләргә тиеш
Дини җырлар башкаручы фикеренчә, хәләл булмаган мәҗлесләрне алып барган очракта, сертификат кире алынырга тиеш.
(Казан, 7 март, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Дини җырлар автор-башкаручысы Ильяс Халиков хәләл чаралар алып баручыларның диннең нигезләрен белүе мөһим дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә хәбәр итте.
“Минем уйлавымча, хәләл мәҗлесләр алып баручы дин нигезләренән: намаз, зәкат, хаҗ, тәһарәт алу һәм башкалардан хәбәрдар булырга тиеш. Аның мәдрәсәдә белем алуы, ягъни дини гыйлеме булуы кирәк. Шулай ук әхлак ягыннан да тәрбиясе, мөһим әхлакый сыйфатлары булырга тиеш. ник дигәндә, динне азрак булса да аңлаган кеше әхлаксыз уеннар һәм башка чаралар оештырмый. Әгәр ул дискотекалар алып барырга гына өйрәнгән икән, бу икенче төрле, анда башка тематика”, - ди ул.
Ильяс Халиков фикеренчә, хәләл чаралар алып баручылар, хәләл продукт җитештерүчеләр кебек үк, сертификат алырга тиеш.
“Безнең хәләл комитет белән берлектә бер проект оештырырга ният бар. Мәсәлән, хәләл комитет хәләл мәҗлесләр алып баручылардан имтихан ала. Аны тапшыра алган кешегә комитет тарафыннан сертификат бирелә. Әгәр дә ул хәләл булмаган мәҗлесне алып бара икән, аңардан бу сертификат кире алына. Динне уенчык урынына күрергә ярамый. Безнең яшәү рәвешебез дини нигездә булырга тиеш. Мәсәлән, бүген син. яулык киеп, никах уздырдың да, иртәгә дискотекага барып җырлыйсың. Мондый гамәл Аллаһ Тәгаләгә каршы булып чыга. Менә бу эшләр контрольдә тотылса, мин бик шат булыр идем”, - дип аңлатты ул.
Автор-башкаручы хәләл булмаган туйлар алып баручыларның хәләл туйлар оештыру белән дә шөгыльләнүләренең уңай ягын да күрә.
“Хәләл булмаган туйларны алып баручылар да хәләл туйларга күчә башладылар. Алар ике өлкәдә дә эшлиләр. Андый кешеләрнең булуына без сөенәбез генә, чөнки алар үзләре дә дин белән кызыксына башлыйлар һәм дин юлына басалар”, - дип сөйләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз