news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ильяс Халиков Буада «Мәдрәсә — гыйлем чишмәсе» тамашасын тәкъдим итте

Кичәдә районның иң актив мөселманнарын Татарстан мөфтияте медале, рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр.

Ильяс Халиков Буада «Мәдрәсә — гыйлем чишмәсе» тамашасын тәкъдим итте
dumrt.ru

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). 26 ноябрьдә Буа мәдәният сараенда өченче тапкыр автор-башкаручы Ильяс Халиковның театральләштерелгән «Мәдрәсә — гыйлем чишмәсе» дип аталган дини-концерты булды. Тамашаны Буа мөхтәсибәте оештырган. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Тамашада район мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Ульяновск өлкәсе мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин катнашкан. Районның иң актив мөселманнарын Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән бирелгән мөфтият медале, рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр. Картлар йорты мөдире Рәзинә ханым Хисаметдиновага мөхтәсибәт исеменнән бүләк һәм рәхмәт хаты тапшырганнар.

Халык бәйрәмне яратып кабул иткән. «Аеруча җырчы Ильяс Халиковның чиста моңлы тавышын, мәгънәле җырларын, үтемле клипларын яраттылар. Бар тамашачы исеменнән Ильяс Халиковка һәм „Минбәр“ татар-дини театрына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез, алдагы иҗади тормышларында зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз», диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100